(10 октябрь, Казан, "Татар-информ"). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ульяновскига барачак. Анда «Россия – спорт державасы» VII Халыкара спорт форумы башланачак. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.
Форум Ульяновскида 10-12 октябрьдә узачак. Анда бөтен Россиядән һәм чит илләрдән 3 меңнән артык кеше катнашачак. Алар арасында танылган спортчылар, олимпия хәрәкәте, халыкара һәм федераль спорт оешмалары, фәнни җәмәгатьчелек, эшлекле даирәләр, төбәк һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шул исәптән дәүләт лидерлары булачак.
Форумның пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин катнашыр дип көтелә.
- Беренче тапкыр «Россия – спорт державасы» форумы 2009 елда узды. Ул чакта Казанда 3 мең 680 катнашучыны җыйды.