ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Теләчедә укытучылар көнен билгеләп уздылар

10 октябрь 2018, 00:00 , Фото: tulachi.ru

Теләчедә укытучылар көнен билгеләп уздылар Районда 302 педагогик хезмәткәр, 52 тәрбияче укучыларга белем һәм тәрбия бирә.

(Теләче, 10 октябрь, “Татар–информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче  районы мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. Районда Халыкара укытучылар көне уңаеннан үткәрелүче “Укытучыңны котла” дип исемләнгән акция үткәрү матур гадәткә керде. Быел да тантана башланганчы районда яшәүчеләр яраткан укытучыларын тәбрикләп, рәхмәт хисләрен җиткереп открыткалар яздылар. Әлеге акция барышында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин да яраткан укытучыларына җылы теләкләрен, рәхмәт хисләрен кәгазь битенә төшерде, дип яза җирле басма.

Бүген районда 9 урта һәм аларның филиаллары, 2 төп мәктәп, 17 балалар бакчасы эшли. 302 педагогик хезмәткәр, 52 тәрбияче укучыларга белем һәм тәрбия бирә.
Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Әлеге һөнәрнең ни дәрәҗәдә кирәкле, аны сайлаучыларның никадәр хөрмәткә лаек булуын Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән чара тагын бер кат раслады. Һәр елдагыча, бәйрәм оешкан төстә, матур узды.

Залга районның барлык мәктәпләреннән укытучылар, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәгариф ветераннары җыелды. Бәйрәмдә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чыгышы еракта калган балачакка, кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайтып, күңелле дәресләрне, шау-шулы тәнәфесләрне искә төшерде.

Тантана барышында районыбыз мөгаллимнәрен муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тәбрикләде.

- Кичә генә барыбыз да укучы идек, барыбызның да укытучылары бар. Укытучы хезмәте бик тә җаваплы, рәхмәтле һөнәр. Мөгаллимнәр сабыйларны кабул итеп алып, бар җан җылысын биреп тәрбияли. Илгә, киләчәккә кешеләр әзерли. Соңгы елларда мәгариф өлкәсенә республикада, шул исәптән районда зур игътибар бирелә. Быел гына ике балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. База мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды. Бары Югары Кибәхуҗа мәктәбе калып бара, план нигезендә икенче елга аларда ремонт эшләре башланып китәчәк. Укытучының күп вакыты мәктәптә үтә. Анда җылы, матур икән, укытучының да күңеле тыныч була. Хөрмәтле мөгаллимнәр, сезгә саулык-сәламәтлек телим,- диде ул.

Тантаналы чара барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова укытучыларны Халыкара укытучылар көне белән котлады.

Хезмәттә уңышка ирешкән район укытучылары сәхнә түрендә бүләкләнде. Ветеран укытучылар да да читтә калмады, аларга да истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәм чарасы район үзешчәннәре башкарунда җырлар, биюләр белән үрелеп барды диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10