ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Кукмара җәмгыятендә семинарда терлекләрне азык белән тәэмин итү турында сүз барды

9 октябрь 2018, 23:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара җәмгыятендә семинарда терлекләрне азык белән тәэмин итү турында сүз барды Сөт җитештерүне үткән елга караганда, 19 процентка арттыра алганнар.

(Кукмара, 9 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова)."Әсәнбаш-Агро" җәмгыятендә семинар үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның "Алга" бүлекчәсендә мал торакларын карадылар, кечкенә бозауларны тәрбияләү, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше турында сөйләштеләр, шулай ук машина-техника паркында булдылар, дип яза җирле басма.

"Әсәнбаш-Агро" җәмгыяте берничә ел дәвамында кызу темплар белән булмаса да, тотрыклы рәвештә үсеш кичерә. Биредә сөт савуга, терлекләрнең сакланышына, технологияләрнең үтәлешенә зур игътибар бирәләр. Әйтик, сөт җитештерүне генә дә үткән елга караганда 19 процентка арттыра алганнар. Соңгы айда бозаулардан тәүлеклек артым уртача 950 граммны тәшкил итә, ә кайбер бүлекчәләрдә ул бер килограммга җиткән.

Август аеннан "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятенә җитәкче итеп Рөстәм Мөбарәкшин билгеләнде. Ул биредә башкарылган эшләр, киләчәккә билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.

Аның фикеренчә, хуҗалыкның терлекчелек тармагы җайга салынган, ул үсә, камилләшә, биредә төп югалту игенчелек белән бәйле. Шуңа күрә семинар барышында кырчылыктагы ялгышларны төзәтү өстендә эшләргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Әсәнбашлылар быел басу-кырларда 5900 гектарда терлек азыгы иккәннәр, ә 2931 гектарда бөртеклеләр үстереп, 8593 тонна ашлык суктырганнар.

- Хуҗалыкта эшләүчеләргә пай җирләре өчен ашлык өләштек, алдагы елга орлык туплап куйдык. Малларга ашатырга айга 250-251 тонна фураж кирәк буласын исәпкә алып, 3 мең 200 тонна ашлык терлек азыгы буларак калдырылды, - диде хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин. - Маллар кыш буена җитәрлек азык запасы белән тәэмин ителде, моның өчен сенаж, силос салдык. Үткән ел силос 17 мең тонна хәзерләнгән булса, быел ул санны өч мең тоннага арттырдык. Әле 500 гектар мәйданда җыеп аласы кукуруз калды, һава торышы уңай торса, аның 250-300 гектарын орлыкка суктырырга планлаштырабыз, калганын силоска салачакбыз. Барлык уйлаганнарны да башкарып чыксак, безнең бер шартлы терлеккә 36 центнер азык берәмлеге туры киләчәк.

Бер килограмм кукуруз орлыгының бәясе унбиш сум тора, әгәр хуҗалыклар аны үзләре әзерли алса, күпкә отышлы, дип билгеләп үттеләр семинар барышында. Әйе, кырыс базар шартларында югалып калмыйм дисәң, һәр сумны исәпкә алырга кирәк шул.

- Киләчәктә терлекчелек өлкәсенә үзгәрешләр кертеп, малларны бәйләүсез асрауга күчү турында уйланабыз. Бу турыда инвесторлар белән дә сөйләшү булды. Аллага шөкер, алар безне аңладылар, - диде җитәкче, сүзен дәвам итеп. - Әкрен-әкрен һәрбер бүлекчәдә бер- ике мал торагын үзгәртеп корачакбыз. Бу күп кенә финанс мәсьәләләрен хәл итәргә, чыгымнарны киметергә, хезмәт хакларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә биредә эшләүчеләр айга уртача 21500 сум хезмәт хакы алалар.

Кечкенә бозаулар караучы Илүзә Габделхакова белән сыер савучы Лена Васильеваларны фермада маллар янында очраттык. Биредә эш ике сменада оештырылып, бер абзарда дүрт кеше хезмәт куя икән. Илүзә апа Березняк авылыннан булса, Лена апа исә эшкә Югары Юмьядан килеп йөри. Әмма моның бер авырлыгы да юк, машина йөртә бит, диде ул.

- Беренче смена иртәнге сәгать 4тән көндезге сәгать унбергә кадәр дәвам итә, ә икенче смена уникенче яртыдан кичке сәгать алтыларга кадәр эшли, - дип аңлатты Илүзә апа. – Яңа туганнан алып, дүрт айга кадәрге 115 бозау карыйбыз, аларны кечкенә баланы баккан кебек тәрбиялибез. Сөт эчертә без, биш-алты көннән катнаш азык ашарга өйрәтәбез, чирләп китсәләр борчылып торабыз...

Фермада атнаның һәр чәршәмбесендә санитар көн үткәрәләр, бу көнне мал торакларын агартабыз, чистартабыз, юабыз, диделәр.

Кайбер хуҗалыкларда җитәкчеләргә, белгечләргә фермаларда эшләүче сыер савучы, терлекчеләр белән аралашу җитми, дигән фикерләр дә яңгырады семинар барышында.

- Шуңа күрә хезмәттә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга, - диде район башлыгы. – Бирегә җәй көне килгәндә малларны тәрбияләү буенча ялгышлыклар бик күп иде, шул вакыт аралыгында инде аларны төзәтеп тә куйганнар. Ферма мөдире: "Белмәгән булганбыз, хәзер барысына да төшендек, аңлаттылар", - диде. Димәк, урта буын җитәкче кадрлар белән эшчеләр арасында бәйләнеш булдырырга, үзебез белгән-күргән мәгълүматны фермаларга алып кайтып җиткерергә кирәк.

Хуҗалыкның техника паркы да семинарда катнашучыларда кызыксыну уятты. Кыр эшләре тәмамланганнан соң, комбайннар бина эченә кертелеп саклауга куелганнар. "Һәр механизатор үзенең техникасын карап, төзәтеп, акт нигезендә тапшыра һәм саклауга куя. Бары тик шуннан соң гына аларга хезмәт хакларының премия өлеше бирелә, - дип аңлатты хуҗалыкның баш инженеры Фирдүс Сабирҗанов. – Шуңа күрә механизаторлар бик җаваплы карыйлар". Әсәнбашлылар алга таба машина-трактор паркын куәтле техникалар белән баетырга планлаштыралар, К-700, чәчү комплексы сатып алу турында сөйләшүләр алып барабыз, диделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10