ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

14-16 октябрьдә Татарстан Милли музеенда Бүләк итү көннәре булачак

9 октябрь 2018, 20:10

Бу юлы Бүләк итү көннәре Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йорты төзелүгә бәйле.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). 14-16 октябрь көннәрендә Татарстан Милли музеенда тематик Бүләк итү көннәре булачак. Бу юлы ул Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йорты төзелүгә бәйле. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Музей хезмәткәрләре татар китабына бәйле бүләкләрне кабул итүгә шат булачак. Биредә бүләк татар телендәге һәм тәрҗемәдәге китапларны, татар шрифты (гарәп графикасы, яналиф, кириллица) язу машинкалары, авторларның һәм наширларның шәхси әйберләре, полиграфия җиһазлары һәм башка истәлекле әйберләр булырга мөмкин.

Дөньяда беренче һәм әлегә бердәнбер Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йорты (Татарстан Милли музее филиалы) берничә айдан үз ишекләрен ача. Хәзерге вакыттта әлеге Островский урамындагы 15нче йортта төзекләндерү эшләре бара.

Биредә 1920-1940 елларда татар әдәбияты классигы Шәриф Камал яшәгән. Аның фатиры үзенә күрә татар зыялыларын тарту урыны булып торган.
Шәриф Камал фатирында мемориаль мохит язучы яшәгән вакытттагы кебек булачак. Ә калган бүлмәләрдә борынгыдан башлап бүгенге көнгә кадәр булган татар китабы тарихына багышланган экспозицияләр урын алачак.

Экспозицияләрдән тыш биредә китапханә, медиаүзәк, иҗади кичәләр үткәреләчәк зал, зур китап кибете булачак.

Бүләк итү көннәре Татарстан Милли музеенда (Кремль урамы, 2) 14-16 октябрь көннәрендә иртәнге сәгать уннан кичке сәгать бишкә кадәр узачак.

Белешмәләр өчен Татарстан Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843)292-32-18.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10