ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

9 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

9 октябрь 2018, 21:00

9 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде, бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды, Рафаэль Ильясов милли-иҗтимагый премия алды.

Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады/ "Авыл ул – республиканың нигезе. Без авыл кешеләренә таянабыз", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады

Марат Әхмәтов Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлануын әйтте/ Республика кырларыннан 3,7 млн тонна ашлык җыеп алынган.

Марат Әхмәтов Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлануын әйтте

Президент Euroskills призерларына: Россия җыелмасында уйнау хокукын яуларга кирәк/ Россия һәм Татарстан өчен Эшче һөнәрләре чемпионатының әһәмияте 2013 елгы Универсиада һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатыннан ким түгел.

Президент Euroskills призерларына: Россия җыелмасында уйнау хокукын яуларга кирәк

Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия Рафаэль Ильясовка бирелде/ Җырчы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов татар җыры сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.

Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия Рафаэль Ильясовка бирелде

Казан ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеген кабул итәчәк/ 180 спортчы ун үлчәү категориясендә көрәшәчәк.

Казан ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеген кабул итәчәк

Төнлә Татарстанда кырау төшәчәк/ Төнлә күпчелек районнарда −1 градус, кайберләрендә −3 градус салкын булачак.

Төнлә Татарстанда кырау төшәчәк


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10