ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов мәдәният сарайларын үзгәртеп коруда белгечләр белән киңәшләшергә кушты

9 октябрь 2018, 19:38 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов мәдәният сарайларын үзгәртеп коруда белгечләр белән киңәшләшергә кушты Президент район башлыкларын бу эшләргә җаваплылык белән карарга чакырды.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мәдәният үзәкләрен, яшьләр сәясәте учреждениеләрен үзгәртеп корганда, белгечләр, архитекторлар белән киңәшләшү кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Смена” үзәгендә узган чарада шулай дип белдерде. Биредә социаль-мәдәни үзәкләрне үзгәртүнең архитектура концепцияләре тәкъдим ителде.

Чарада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.

Рөстәм Миңнехановка Казанның Химиклар мәдәният сараен, “Кластер” яшүсмерләр клубын, Бөгелмәдә Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерен, Түбән Кама шәһәрендә Халык иҗаты йортын үзгәртеп кору проектлары тәкъдим ителде. Моннан тыш, архитектур воркшоп кысаларында, Яр Чаллыдагы “Нур” яшьләр үзәген, Әлмәттә яшьләр үзәген, Бөгелмә шәһәрендә Яшьләр сараен үзгәртеп эшләү буенча проектлар әзерләнгән.

Наталия Фишман аңлатуынча, «МАРШ» ул – Мәскәүнең архитектура мәктәбе. «Без бу мәктәп белән бергәләп воркшоплар уздырабыз. Мәскәүнең әйдәп баручы белгечләре, шулай ук халыкара архитекторлар бер-ике атна дәвамында Татарстан командасы белән эшли», - диде. Аның сүзләренчә, экспертлар килеп, үз тәҗрибәсе турында сөйли. Нәтиҗәдә, кызыклы проектлар туа. Наталия Фишман парк һәм скверларны ямьләндерү эшләре башкарылганын, хәзер исә чиратның социаль-мәдәни үзәкләргә җиткәнен билгеләп узды.

Дамир Фәттахов соңгы өч айда яшьләр сәясәтенә анализ ясалганын әйтте. Татарстанда 29 яшьләр үзәге үзәге, 76 сәламәтләндерү лагере, 215 яшүсмерләр клубы бар. Министр әйтүенчә, яшьләр учреждениеләренә ихтыяҗ ни дәрәҗәдә булганын ачыклау эше үткәрелгән. “Шәһәрегездә нәрсә күрергә теләр идегез, яшьләр үзәкләренә йөрисезме” дип сораштырдык”, - ди ул. Дамир Фәттахов сүзләренчә, яшьләр үзәкләре күбрәк ниндидер түгәрәкләргә йөрүче балалар өчен генә файдалы, ә башка яшьләргә анда кызык түгел. Моның сәбәбе – таррак аудиториягә йөз тоткан традицион түгәрәкләр генә эшләвендә. “Яшел Үзәндә, әйтик, яшьләр Макдональдс кирәк, ди. Бөгелмәдә “безгә МЕГА» кирәк, диләр. Нәрсәдер сатып алырга түгел, ә болай гына дуслар белән очрашу урыны буларак популяр”, - дип сөйләде министр.

“Мондый очрашулар мөһим дип саныйм. Бик күп кызыклы мәгълүматлар ишетәбез. Кызыклы проектлар әзерләнгән. Мәдәниятне, яшьләр сәясәте учреждениеләрен үзгәртеп кору кирәк. Кешеләр кая гына килмәсен, вакытын ничек уздырачакларын аңларга тиешләр”, - диде Рөстәм Миңнеханов йомгак ясап.

Президент лагерьларны тәртипкә китерү буенча өч елга исәпләнгән программаны эшләү эше сүлпән барганы өчен шелтәләгәнен искәртеп: “Минем кисәтү, нәрсәдер начар эшләнгән дигән сүз түгел, ләкин якын арада гамәлгә ашыра торган мөһим бурычлар бар. Җәйге лагерьларны ел әйләнә эшләрлек итү өчен зур күләмле инвестицияләр кирәк. Икенче этап буларак, башкаланың мәдәният сарайларын яңартып кору эше тора. Максималь нәтиҗәлелеккә ирешү кирәк. Белгечләр дә, креатив фикер йөртүчеләр катнашы мөһим”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, җәмәгать киңлекләре бер кластерга берләштерелергә тиеш. “Эшнең комплекслы баруы зарур. Без объект ясыйбыз, ә барырлык урын да юк, килеп чыга. Потенциал бар: бездә бүген мөмкинлекләр, белгечләр, архитекторлар да бар, алар белән киңәшләшергә була”, - диде. Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына, бу эшне аннан-моннан гына башкармаска, дип игътибарлы булырга киңәш итте. “Шул ук бюджетка сыешырга, ләкин күпкә нәтиҗәлерәк эшләргә була. Параллель рәвештә кешеләрне дә үзгәртергә тиешбез. Бертөрле генә фикер йөртеп эшләүнең мәгънәсе юк. Инвестицияләрне күмеп кую белән бер була бу. Параллель рәвештә аңларга тиешбез: әлеге креатив әйберләргә тыныч карарга, аны үзеңдә кулланырга өйрәнергә кирәк”, - дип билгеләп узды

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10