ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерә - Васил Шәйхразиев

9 октябрь 2018, 19:17 , Фото: Рамиль Гали

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерә - Васил Шәйхразиев Фестивальдә катнашучы яшьләр безгә танылган шәхеснең бай мирасын, моңын ирештерә, диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Гала-концерты уза. Әлеге фестиваль бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерә. Бу хакта тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

"ТР хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән әлеге фестивальгә килүчеләргә рәхмәт сүзләре ирештерәм. Бөек татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Ваһапов - безнең горурлыгыбыз. Татар халкы менә шундый бөек шәхесләре белән горурлана ала. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерә, аның җырларын киләчәк буынга тапшыра. Фестивальдә катнашучы яшьләргә рәхмәт, алар безгә танылган шәхеснең бай мирасын, моңын ирештерә", - диде ул.

  • Р. Ваһапов исемендәге фестивальнең максаты - татар җырын башкаручы яшь җырчыларны барлау, аларга ярдәм итү, төбәкара бәйләнешләрне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Халыкара татар җыры фестивале 2004 елда үз эшен башлап җибәрде. Безгә таныш булган лауреатлар: Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева,Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, Гөлназ Асаева, Марсель Вагыйзов, Айгөл Хәйри, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов һәм башкалар. Бүген концертта танылган җырчылар да, яшь башкаручылар да чыгыш ясаячак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10