ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Республика олимпиада үзәгендә сәләтле балаларны өйрәтү-әзерләү тәҗрибәсен күрсәтәләр

9 октябрь 2018, 20:39 , Фото: mon.tatarstan.ru

Республика олимпиада үзәгендә сәләтле балаларны өйрәтү-әзерләү тәҗрибәсен күрсәтәләр Балалар белән эшчәнлек Татарстан мәгариф оешмалары әйдәп баручы укытучылары, республика югары уку йортлары галимнәре җитәкчелегендә алып барыла.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). 10 октябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә V Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция “Гомуми белем бирү системасында сәләтле балалар: проблемалар, перспективалар, үсеш” темасына багышлана. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәнни-гамәли конференция кысаларында сәләтле балалар белән эш тәҗрибәсен һәм аның нәтиҗәләрен күрсәтәчәкләр. Балалар белән эшчәнлек Татарстан мәгариф оешмалары әйдәп баручы укытучылары, шулай ук республика югары уку йортлары галимнәре җитәкчелегендә алып барыла.

Конференциядә әйдәп баручы галимнәр, Бөтенроссия олимпиадалары йомгаклау этабына әзерләгән алдынгы мәктәп директорлары, мәгариф идарәләре белгечләре һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнаша. Конференция эшендә республика буенча 250 кеше катнашуы көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10