ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Анталия татарлары балалары өчен мәктәп ачарга тели

9 октябрь 2018, 17:56 , Фото: соцсети

Анталия татарлары балалары өчен мәктәп ачарга тели Бу теләкләрен алар Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә җиткергән.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Анталия татарлары үз мәктәпләрен булдырырга тели. Әлеге карарга алар кичә, 8 октябрь көнне, Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев белән очрашканнан соң килгән. Бу хакта Анталия татарлары диаспорасының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.
 
Төркиянең курорт шәһәрендә яшәүче милләттәшләр Альберт Ялышевка рәсми рәвештә татар мәдәни үзәген булдырырга теләүләрен дә җиткергән. 
 
Очрашу вакытында билгеләп үтелгәнчә, Төркиянең көньяк яр ягында 2 меңләп татар яши. Алар үз мәдәниятләрен үстерәсе, балаларын ана теленә өйрәтәселәре килә. Вәкиллек әгъзасы милләттәшләребезгә ярдәм итәргә вәгъдә биргән, чөнки Татарстан хакимияте республикадан читтә яшәүче татарлар тормышын күзәтеп, ярдәм кулы сузып тора, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10