ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда гаражда чыккан янгында кеше янып үлгән

9 октябрь 2018, 19:03 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда гаражда чыккан янгында кеше янып үлгән Беренче мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – ут белән сак эш итмәү.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда янгын чыккан гаражда кеше җәсәде табылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын дүшәмбе, 8 октябрьдә, төнлә Кошки-Шемякино авылындагы ташландык гаражда чыккан.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Бинаның янгыннан калган җимерекләрен актарганда, алар бик нык пешкән кеше гәүдәсе өлешләрен тапкан. Һәлак булучының шәхесен полицейскийлар ачыклаячак.

Янгын 300 квадрат метр мәйданда булган. Беренче мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – ут белән сак эш итмәү.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10