(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан сөтенең кирәксез булуына борчылуын белдерде. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
“Минем федераль хөкүмәткә сорау бирәсем килә: үзебезнең илдә 8 млн тонна сөт җитми дип сөйләшәбез, ни өчен соң Татарстан чималына ихтыяҗ юк? Илнең бөтен ишекләре ачык, кем нәрсә кертәсе килә, шуны китерә. Ил базарын көйләсәләр, Татарстан сөтенең литрына 28-30 сум акча бирәчәкләр. Әгәр дә сөтнең бәясе җитештерүчеләрдән 25-27 сумга китә торган булса, ул хуҗалык итүче субъектларга киләчәктә бу юнәлеш белән шөгыльләнү өчен бик зур стимул булыр иде. Тик мин ышанычны җуймыйм, кайчан да булса, акылга килеп, Россия базарын ил күләмендә көйләрләр дип өметләнәм”, - диде Марат Әхмәтов.