ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада яшәүче хатын-кызны интернет-биржа уенында 73 мең сумга алдаганнар

9 октябрь 2018, 16:33

Әлеге факт нигезендә “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Камада яшәүче хатын-кызны интернет-биржа уенында 70 меңнән дә артыграк суммага алдаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полициягә Түбән Камада яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул атна дәвамында үзенә таныш булмаган кешенең интернет-сайт аша язып торуын әйткән. Билгесез кеше аңа зур күләмдә керем вәгъдә итеп, биржа уенында катнашырга тәкъдим иткән.

Хатын-кыз үгетләүләргә бирешкән. Биржа уенында катнашу өчен, аңа 73 мең сум күчергән. Шуннан соң билгесез кеше юкка чыккан.

Әлеге факт нигезендә “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10