ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Министрлыкның “Алтын битлек”тән баш тартуы финансларына тәэсир итәрме – экспертлар фикере

9 октябрь 2018, 18:12 , Фото: mkrf.ru

Министрлыкның “Алтын битлек”тән баш тартуы финансларына тәэсир итәрме – экспертлар фикере Кичә Россия мәдәният министрлыгы сайтында министрлыкның “Алтын битлек” милли театр премиясен оештыручылар арасыннан чыгуы турында хәбәр урнаштырылды.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россия Мәдәният министрлыгының “Алтын битлек” милли театр премиясенең оештыручылары составыннан чыгуын Татарстан театраллары сагаебрак кабул иттеләр.

  • Кичә Россия мәдәният министрлыгы сайтында министрлыкның “Алтын битлек” милли театр премиясен оештыручылар арасыннан чыгуы турында хәбәр урнаштырылды. Мәдәният министры урынбасары Павел Степанов имзасы белән шул хакта хат РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягинга, Премиянең Президенты Игорь Костолевскийга һәм генераль директоры Мария Ревякинага юлланган. Министрлык комментарийларында “Мәдәният министрлыгының оештыручылар исемлегендә булу-булмавы премиянең барлыгына тәэсир итми, шул исәптән финанс мәсьәләләренә дә” диелгән.

Кинорежиссер һәм сценарист Андрей Кончаловский, әлеге теманы шәрехләп, Премиянең “Садовое кольцо” чикләреннән чыгып бетә алмавын тәнкыйтьләгән һәм Дәүләт театр премиясе булдыру кирәклеген әйткән.

“Әгәр Россия Мәдәният министрлыгының оештыручылар арасыннан чыгуы финансларга тими икән – бу бик яхшы, - ди театр белгече Нияз Игъламов. - Бу фестивальнең кимчелекләре бар, әмма әле яхшырагы уйлап табылганы юк. Мәдәният министрлыгында сәнгатькә карата “Акчаны мин бирәм – минемчә булырга тиеш”, дигән позиция булырга тиеш түгел. Дәүләтнең аның безнең салымнардан башка акчасы юк. Ул гражданнар акчасын гына бүлеп бирә. Сәнгати контентны бәяләү аның эше түгел. Ул театрдагы билет бәяләре мәсьәләсен тәртипкә сала ала”.

“Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты булган Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева “Алтын битлек” премиясенә финанс яктан зыян килергә мөмкин дип борчыла. “Мин хәзер әйтелгән бер сүзгә дә ышанмыйм, яңа чыгасы спектаклебез дә сүз белән манипуляция турында. Әлбәттә, финанс ягыннан зыяны булачак, - ди ул. - Әйе, без дә барып кайттык анда, “Алтын битлек” ала алмаганга азрак әрнү хисе дә булды. Әмма алганнар да бар. - Мин Кончаловскийның регион театрларына игътибары юк дигәне белән килешмим, - ди ул.

“Алтын битлек” белән бәйле яңалыкны “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Нурбәк Батуллага “Татар-информ” хәбәрчесе җиткерде. “Ишетмәгән идем, - диде лауреат. – Әмма премиянең бәйсез булуы яхшы ул”.

"Алтын битлек" театр премиясе номинанты, режиссер Илгиз Зәйниев: "Мин премияне гамәлгә куючыларның кемнәр булуын да белми идем. Бу хакта уйлаганым да булмады, - диде. - Кем акча бирсә дә фестивале әйбәт булсын".

  • Россия матбугатындагы мәгълүматларга караганда, “Алтын битлек” театр премиясенең 40 проценты дәүләт бюджетыннан финанслана, 47 процентын иганәчеләр бирә, калганын алар билетлар сатып үзләре эшләп таба.
  • Татарстанда алты "Алтын битлек" лауреаты бар. Беренчесен 1996 елды Казан яшь тамашачы театры, соңгысын 2018 елда Нурбәк Батулла алды. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10