ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төнлә Татарстанда кырау төшәчәк

9 октябрь 2018, 16:00 , Фото: pixabay.com CC0 Creative Commons

Төнлә Татарстанда кырау төшәчәк Төнлә күпчелек районнарда −1 градус, кайберләрендә −3 градус салкын булачак.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 10 октябрьдә, Татарстанда төнге кыраулар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә күпчелек районнарда −1 градус, кайберләрендә −3 градус салкын булачак.

Көндез һава температурасы +7...+12 градуска кадәр күтәрелә.

Синоптиклар фаразы буенча, җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яңгыр яумаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10