ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган флешмобка Филүс Каһиров кушылды

9 октябрь 2018, 12:23 , Фото: Султан Исхаков

Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган флешмобка Филүс Каһиров кушылды Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган флешмобка Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров кушылды. Ул Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган "Китмә, сандугач" җырын җырлады.

  • Әлеге флешмоб - "Татар-информ" агентлыгы һәм Татар дәүләт филармониясенең уртак проекты.

Флешмобта Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Резидә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова, җырчы Алсу Фазлыева, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, телевидение алып баручысы, режиссер Зәмирә Рәҗәпова катнашты. Алар “Татар-информ” студиясендә Гөлшат Зәйнашева әсәрләрен башкарды. Татар артистлары башкаруындагы шигырьләр, җырлар социаль челтәрләрдә #гөлшатзәйнашева, #зайнашева хештеглары белән таратылачак.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра. Моның өчен шагыйрәнең шигырьләрен укып яисә җырларын җырлап, #гөлшатзәйнашева, #зайнашева хештеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10