ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән

9 октябрь 2018, 09:56

2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән Балалар бакчалары Түбән Кама, Актаныш һәм Югары Ослан районнарында ачылган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән.

Актаныш районының Пучы авылында – 120, Югары Ослан районының Түбән Моркваши авылында – 50, Түбән Кама шәһәренең 47нче микрорайонында 260 урынлы балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.

Моннан тыш, Татарстанда 695 урынлы тагын биш балалар бакчасы төзелә.

Арча шәһәрендә – 140, Кукмара районының Ядегәр авылында – 50, Тукай районының Иске Җирекле авылында – 140, Әтнә районының Түбән Шашы авылында 25 урынлы балалар бакчасы сафка басачак.

 

Казанның «Светлая долина» торак комплексында «Ипотека һәм арендалы торак» программасы буенча 340 урынлы балалар бакчасы төзелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10