ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Төмәннең татар яшьләре “Бишавылда күңелле кич” спектаклен күрсәткән

9 октябрь 2018, 08:15 , Фото: yanarish72.ru

Төмәннең татар яшьләре  “Бишавылда күңелле кич” спектаклен күрсәткән “Хәрәкәт” театр студиясе 2016 елдан бирле эшләп килә.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). 6 октябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә Илдус Хуҗинның “Бишавылда күңелле кич” пьесасы буенча әзерләнгән спектакль куелды. Ул үзәктә 2016 елдан бирле эшләп килүче “Хәрәкәт” театр студиясенә йөрүче яшьләр тырышлыгы белән тормышка ашты. Бу турыда Төмән татарларының "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Студиянең җитәкчесе Ринат Гарифуллин Төмән педколледжын тәмамлый. Төмән сәнгать колледжында курчак театры артисты белгечлеген дә алып чыга. 10 еллап Төмәннең “Ангажемент” яшьләр театрында эшли. Шәһәр, өлкә, Россия, халыкара бәйгеләре лауреаты. Тәҗрибәле җитәкче 3 студиядә актерлык осталыгын өйрәтә. Татар халкының, туган теленең яшәвен, югалмавын тели. Шуңа да спектакльләрендә милли уеннарыбыз, җырларыбыз, биюләребез булуын максат итеп куя, фольклорыбызны сакларга омтыла, дип яза Гөлнур Вәлиева.

Спектакльдәге аулак өйдә дә егет-кызлар уеннар уйнап, җырлар башкарып биеп тә алалар, мәзәкләр дә очрый, монолог та сөйләгәннәр.

“Күзләре янып торды, алар образга керделәр, каушамадылар. Берсе дә артистлыкка укымаган. Яшьләрнең, бигрәк тә Мәрфуга, Мөҗип, Салиха, Галия рольләрен башкаручыларга “биш”ле куяр идем. Театр студиясенең беренче премьерасының уңышлы үтүе яшьләрне туплау, аларны кызыксындыра алу, яңа жанрны өйрәтүдә дияр идем. Иң әһәмиятлесе – сындырып-сындырып булса да татарча сөйләшүләре, татарча әсәрнең эчтәлегенә керә алулары. Татарча уйнау, аралашу аша телгә мәхәббәт уяна”, - дип әйткән өлкәнең танылган, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Фәрит Хәкимов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10