ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сарман районы Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

9 октябрь 2018, 05:00 , Фото: sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/mortamak-mktbe-ber-gasyrlyk-yubileen-bilgelp-tte

Сарман районы Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте Мортамаклыларны, мәктәп коллективын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде.

(Сарман, 9 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте, дип яза җирле басма.

Тантанага шушы мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, шушы мәктәптә төрле елларда хезмәт куйган директорлар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар чакырылган иде. Бәйрәм авыл мәдәният йортында үтте. Мортамаклыларны, мәктәп коллективын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде.

Бәйрәмдә катнашучылар кадерле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән аралаштырылып алып барылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10