ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда 12 милли проект гамәлгә куелачак

8 октябрь 2018, 21:20 , Фото: Госсовет РТ

Татарстанда 12 милли проект гамәлгә куелачак Дәүләт Советында парламент тыңлауларында Татарстанның финанс министры аларны матди тәэмин итүгә якынча 2 млрд сумнан артык акча каралганын әйтте.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алдагы өч елга бюджет чыгымнарында дәүләт программалары рәтендә милли һәм федераль проектларны да финанслау күздә тотыла. Бу хакта бүген Дәүләт Советында парламент тыңлауларында Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин әйтте.

“Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә 13 милли проект расланган. Безнең тармак министрлыклары, кушылып финанслау өлешләрен билгеләп, федераль министрлыклар белән килешүләр төзи. Барлыгы 13 проект, әмма халыкара булганнары да бар. Төбәкләр өчен 12се гамәлдә”, - диде ул. Министр милли проектларны финанслау нисбәте билгеләнгәнен әйтте. Акчаның 81 процентын федераль бюджет күчерә, 19 проценты республика казнасыннан алына.

Чара тәмамлангач, Радик Гайзатуллин журналистларга милли проектларны кушылып финанслауга якынча 2 млрд сумнан артык акча каралганын әйтте. “Хәзер барлык министрлыклар белән эш бара. Бюджет турында закон проектының икенче укылышына суммалар ачыкланыр дип уйлыйм. Әлегә кушылып финанслауга 2 млрд сумнан артык акча каралган.

Икътисад министры Фәрит Абдулганиев, эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча милли проект кысаларында, 5 федераль программа төзелүен әйтте. Алар нигезендә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, сәнәгать паркларын үстерү ниятләнә. Министр республикада муниципаль дәрәҗәдәге 70 сәнәгать мәйданчыгы булдырылганын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, киләсе елда аларның санын 1,5 тапкыр арттыру көтелә. Фәрит Абдулганиев сәнәгать паркларының инфрастрактурасын яхшыртырга мөмкинлек бирүче программаларга ышаныч баглануын әйтте. “20 октябрьгә кадәр федераль программалар төзелер, дип көтәбез”, - диде министр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10