ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре һөнәри осталык бәйгесендә ярышачак

8 октябрь 2018, 21:41

Бәйге иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, ярдәм итү һәм һөнәри осталыкларын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең абруен күтәрү максатында уздырыла.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 26 - 27 октябрьдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык бәйгесе үткәрелә. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышта республика авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче югары яки урта һөнәри белемле һәм бер елдан да ким булмаган эш стажлары булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге белгечләр һәм хезмәткәрләр катнаша ала.

Бәйге “Иң яхшы инженер-механик”, “Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы”, “Иң яхшы механизатор”, “Иң яхшы ветеринария табибы”, “Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор” , “Иң яхшы зоотехник”, “Иң яхшы терлекче: бозау караучы” номинацияләре буенча ике этапта уздырыла. Теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш булачак.

Быелгы бәйгедә яңа номинация – “Терлекләр ишәйтү технологы” кертелә.

Бәйгедә җиңүчеләргә Дипломнар һәм һәм 1,2,3нче урыннарны яулаучыларга 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар биреләчәк. 1 нче урыннарны алучылар чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алачак. Башка катнашучыларга Диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны 22 октябрьгә кадәр https://ais.fadm.gov.ru/event/16683 сайтына җибәрергә кирәк.

  • Бәйге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру уңаеннан “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе”, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырыла.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10