ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Президент “Корстон-Казан” комплексында иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен кабул итә

8 октябрь 2018, 19:59 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Президент “Корстон-Казан” комплексында иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен кабул итә 9 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, бәйрәмгә хезмәт алдынгылары чакырулы.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 9 октябрьдә “Корстон-Казан” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тантанлы кабул итүе узачак. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага муниципаль районнарның, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, сервис оешмаларының хезмәт алдынгылары чакырулы.

Бу көнне республика авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы игенче, терлекче, механизатор, крестьян-фермер хуҗалыгы (КФХ) башлыкларын һәм белгечләрен котлаячаклар.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10