ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Калеб" яшьләре татарча биергә өйрәтә

8 октябрь 2018, 19:45 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Кариев театры сәхнәсендә Бию дәресләре бара.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры сәхнәсендә Татарстан җыр һәм бию дәүләт ансамбле Бию ачык дәресе алып бара. Класс-дәресне "Калеб" яшьләр иҗат берләшмәсе әзерләгән.

Дәрес-концертны Камал театры артисты Алмаз Гәрәев белән Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Алсу Мәгьсумҗанова алып бара.

Ансамбль яшьләре тамашачыга татар халык биюләренең куелышы, төрләре, милли сәхнә киемнәре турында сөйлиләр һәм күрсәтеп тә баралар.

  • Татар сәхнә биюе класс-концерты – “Калеб” берләшмәсе проекты. Беренче мәртәбә ул быел Татар яшьләре форумы делегатларына тәкъдим ителгән иде.

Әмма оештыручылар Кариев театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк осталык дәресен премьера дип атыйлар һәм моны алдагысын махсус аудиториягә әзерләнгән булуы белән аңлаталар.

“Бию юлында” класс-концертының сценарий авторлары икәү: шагыйрәләр - Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар.

Концертны "Татар-информ" онлайн күрсәтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10