ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда күпләп домофон урлаучы тоткарланган

8 октябрь 2018, 18:43 , Фото: УМВД России по Казани

Казанда күпләп домофон урлаучы тоткарланган
 
Карак идарә компаниясенә 26 мең сумлык зыян салган.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Казанда полиция хезмәткәрләре домофоннар урлаучы каракны тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Август ахырында “Сафиуллин” полиция бүлегенә идарә компаниясе вәкилләре мөрәҗәгать иткән. Алар төнлә дүрт подъездның домофоннары урлануын әйткән. Карак идарә компаниясенә 26 мең сумлык зыян салган.

Полицейскийлар видеокүзәтү камерасыннан язмаларны алган һәм шаһитлардан сораштырган.

Видеокүзәтү камерасыннан булган язмалар нигезендә хокук сакчылары мөмкин булырдай җинаятьченең шәхесен ачыклый алган. Ул шушында яшәүче 33 яшьлек кеше булып чыккан. Шикле кеше тоткарланган. Аның фатирында урланган барлык домофоннар табылган.

Соңрак ачыкланганча, тоткарланучының шундый ук тагын бер - 5енән 6 сентябрьгә каршы төндә кылынган җинаятькә катнашы барлыгы билгеле булган. Әлеге фактлар нигезендә “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10