ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе мәдәният оешмаларын транспортлы итүне сорый

8 октябрь 2018, 17:39 , Фото: Госсовет РТ

Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе мәдәният оешмаларын транспортлы итүне сорый "Мәдәният тармагын кул астында транспортсыз күз алдына да китереп булмый", - ди Альбина Сабитова.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Альбина Сабитова мәдәният учреждениеләрен транспорт белән тәэмин итүне сорады. Бу проблеманы ул бүген ТР Дәүләт Советында алдагы өч елга бюджет буенча парламент тыңлауларында күтәрде.

«Мәдәнияттә азмы-күпме финанслау яхшы – моның өчен рәхмәт, әмма чыгымнарның төп өлеше грант ярдәменә карый. Тармакта грант ярдәме гарантияләнмәгән. Бүген авылларда мәдәният учреждениеләре мәдәни-ял эшен оештыру юнәлешендә финансланмый. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә барлык чаралар хезмәткәрләрнең эш хакы хисабына үткәрелә. Кешеләр өйләреннән пәрдәләр, өстәл, урындыклар, ягъни теге яки бу чара өчен кирәкле бөтен атрибутиканы алып килә. Клуб мөдирләре үз акчасына костюмнар тектерә, чөнки моңа акча бүлеп бирелми», - дип сөйләде Альбина Сабитова.

Аның сүзләренчә, озак кына еллар дәвамында үзешчән коллективлар халык коллективы исеменә дәгъва итми, чөнки бюджеттан моңа өстәмә финанслау булмагач, моның мәгънәсен күрмиләр. «Гәрчә, төрле халыкара конкурс, фестивальләрдә моның үз бәясе бар», - ди ул.

Альбина Сабитова әйтүенчә, китапханәләрне вакытлы әдәбият, әдәби китаплар белән тәэмин итү мәсьәләсе берничә ел каралмаган. «Бәяләр үсә, вакытлы матбугат кыйбатлана, акча җитми, шунлыктан вакытлы чыганакларны киметергә туры килә. Ә бу бер үк басмаларга ияләшкән авыл халкында ризасызлык тудыра. Аеруча балалар зыян күрә, чөнки алар өчен әдәбият аеруча кыйммәт», - ди ул.

Профсоюз рәисе сәнгать һәм музыка балалар мәктәпләрендә матди-техник база мәсьәләсенә тукталды. «Алар ремонт сорый һәм уен коралларын яңартуны таләп итә. Безне мәктәпләрнең федераль дәүләт таләпләре буенча белем бирү программаларына күчүе борчый. Алар лицензия алды, ләкин финанслау сәнгать-эстетик тәрбия, ягъни, түгәрәкләр эше дәрәҗәсендә генә. Бу хилафлыкларга, эш тәртибе бозылуга китерә, учреждениеләр план программаларын кыскартырга, төркемнәр санын арттырырга мәҗбүр. Бу "Мәгариф турында"гы законның бозылуына китерә», - диде.

Альбина Сабитова әйтүенчә, транспорт тотуга чыгымнарны оптимизацияләү кысаларында, мәдәният учреждениеләре шәхси составларыннан мәхрүм булган. «Бу - автобуслар һәм җиңел машиналар. Транспорт башкарма комитет каршында булдырылган бүлекчәләргә тапшырылды. Концертка, гастрольгә барыр алдыннан, учреждениеләр, алдан заявка биреп, килештереп, транспортны арендага алып, аннары аның өчен түләргә дә тиеш. Бу бик күп уңайсызлыклар тудыра, чөнки мәдәният тармагын кул астында транспортсыз күз алдына да китереп булмый. Транспорт бүген һәм хәзер кирәк булырга мөмкин. Бу - кунакларны каршы алу, чараларга оператив барып җитү, уен коралларын, костюмнарны, техник чараларны алып бару өчен дә кирәк», - ди ул.

Профсоюз оешмасы рәисе Яр Чаллыны мисалга китерде. Анда бер автоном оешма, уен коралларын залогка биреп, кредит ала. «Автомобиль сатып алган, кредитны түләгән, залог бурычлары үтәлгән, аннан башкарма комитет бу машинаны алган. «Болгар» бию театрын алыйк. Учреждение директоры машина бирелүгә ирешкән, Рөстәм Миңнеханов автобус ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырган. Хәзер бу автобус башкарма комитетта, «Болгар»лылар җәяү дә йөри ала. Барлык транспортны мәдәният учреждениеләренә кайтару өчен чарасын табуыгызны үтенеп сорыйбыз. Концерт эшчәнлеген алып бару өчен бу бик кирәк», - дип басым ясап әйтте Альбина Сабитова.

Шулай ук ул мәдәни учреждениеләрнең куркынычсызлыгына да бюджеттан акча каралмаганын билгеләп үтте. «Хезмәт иминлеге, медицина тишерүләре, янгын куркынычсызлыгы…Без бу мәсьәләләрдә системалылык юк, дип саныйбыз. Капиталь ремонт, агымдагы ремонтлар үзеннән-үзе хәл ителә кебек. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле республиканың визит карточкасы санала, әмма аның да үз сәхнәсе юк. Кирәклеге турында сорау күтәрелми дә», - ди профсоюз рәисе.

Альбина Сабитова әйтүенчә, хезмәт өчен түләү фондына командировка чыгымнарына, квалификацияне күтәрү, яңадан әзерләүгә акча салынмый. «Ә без беләбез, һөнәри стандартларны кертү белән, бу учреждение җитәкчеләренә йөкләнәчәк. Шулай булгач, акча каралырга тиеш. ТАССРның 100 еллыгына әзерлек алдыннан, бөтен җаваплылык мәдәният учреждениеләренә йөкләнәчәк. Бу чаралар киңкүләм төстә оештырылсын өчен, финанслау кирәк дигән сүз», - диде ул.

«Федераль учреждение хезмәткәрләренә санатор-курорт дәвалану мөмкинлеген каравыгызны үтенеп сорыйм. Алар безнең республикага салым түли, ләкин 4 ел дәвамында санаторийда дәваланудан файдалана алмый», - дип әйтте Сабитова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10