ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе белән очрашты

8 октябрь 2018, 16:57 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе белән очрашты Татарстан Президентының Эйити Хасэгава белән очрашуы “Татарстан-Япония” бизнес-форумы алдыннан узды.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эшлекле сәфәр барышында Канадзава шәһәрендә Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Kanazawa New Grand Hotel кунакханәсе конференция залында “Татарстан-Япония” бизнес-форумы алдыннан узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе составында медицина юнәлешендә зур төркем булуын әйтте. Ул Казан федераль университетының Канадзава Университеты һәм “Рикен” физика-химия тикшеренүләр институты белән уңышлы хезмәттәшлек итүен җиткерде.

Татарстан Президенты Эйити Хасэгаваны яңадан безнең республикага килергә чакырды һәм Татарстан-Япония уртак проектлары үсешендә ярдәм итүенә ышанычы булуын әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10