ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төрки дөнья фильмнары фестиваленең премияләрен алучылар исемлеге билгеле булды

8 октябрь 2018, 17:17 , Фото: Рушания Алтай

Төрки дөнья фильмнары фестиваленең премияләрен алучылар исемлеге билгеле булды Татарстан кинематографистларының әсәрләрен премиягә лаек дип тапмаганнар.

(Истанбул, 8 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татарстан фильмнары да катнашкан Төрки дөнья фильмнары фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды. Әмма лауреатлар арасында Татарстан фильмнары юк.

Атна ахырында Истанбулда үткән махсус кичәдә төрки дөньяның иң яхшы дип табылган документаль фильмнары игълан ителде. Алдан да хәбәр ителгәнчә, әлеге чарага утыздан артык төрки төбәктән 140 әсәр тәкъдим ителгән иде. Анда Галина Долматовскаяның “Чистай” һәм Алмаз Нургалиевнең “Туган ил буйлап: Актаныш” документаль фильмнары да катнашты. Соңгысы финалга үткән 12 фильм арасына керде. Татарстан кинематографистларының әсәрләрен премиягә лаек дип тапмадылар.

Фестивальдә катнашкан документаль фильмнар “Профессиональ хезмәт” һәм “Өйрәнчек хезмәте” дип ике категориядә бәяләнде. Соңгы категориягә Татарстаннан катнашучы әсәр булмады.

“Профессиональ хезмәт” категориясендә Үзбәкстан режиссеры Али Хамраев “Сине онытмадым” дигән фильмы белән беренче урынны яулады. Икенче урын төркияле режиссер Дидәм Тосунның “Мин – төрекмән, мин бер бәк” әсәренә бирелде. Төрек режиссеры Каан Атилла Ташкынның “Карадиңгезнең ялгыз әбиләре” фильмы өченче урынга лаек булды.

“Өйрәнчек хезмәте” категориясендә, гадәттә, югары уку йортларының телевидение һәм кинематография бүлеге студентлары һәм университетны яңа тәмамлаган яшь режиссерлар ярышты. Бу категориядә беренче урын 27 яшьлек төрек егете Батуһан Куртка “Бака аучылары” дигән әсәре өчен бирелде. Акдиңгез университеты студенты, 21 яшьлек Туран Кубулай тәмәке җитештерүчеләр турындагы фильмы белән икенче урынны яулады. Өченче урынга Кыргызыстанның яшь режиссеры, “Манас” университеты студенты Жибәк Абдуллабаеваның “Хатын-кыз дөньясы” исемле документаль әсәре лаек булды.

Моннан тыш кайбер әсәрләргә оештыручылар тарафыннан махсус премияләр бирелде. “Өйрәнчек хезмәте” категориясендә ярышкан төрек режиссерлары Алихан Эрбаш һәм Һарун Көйбашының уртак хезмәте - “Син адәмме соң” фильмы Төрки Дөнья Советының “Ефәк юлы” бүләгенә лаек булды.

“Профессиональ хезмәт” категориясендә катнашкан Кыргызстан режиссеры Тиләк Мураталиевнең “1916 елгы түнтәрелеш” фильмы жюринең “Мәдәният махсус премиясе” белән бүләкләнде. Чыңгыз Айтматов исемендәге премия шулай ук “Профессиональ хезмәт” категориясендә катнашкан азәрбайҗанлы режиссер Нәҗибә Аббасованың “Ике тел, бер гармония” әсәренә бирелде. Фестивальнең “Гомер буе горурлык”премиясенә Төркиянең күренекле кино артисты, продюсер һәм режиссер Сәрдар Гөкхан лаек дип табылды.

Төрки дөнья фильмнары фестиваленең бүләкләү тантанасында тамашачыларга иске төрки фильмнарның тарихи афишалары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук төрки халыкларның милли кием модасы күрсәтелде. Кызганыч, алар арасында татар милли киемнәре күрсәтелмәде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10