ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Татармультфильм” республикада иң зур титрлы мультфильм тәкъдим итте

8 октябрь 2018, 16:27 , Фото: Рамиль Гали

“Татармультфильм” республикада иң зур титрлы мультфильм тәкъдим итте
Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татармультфильм” берләшмәсе үзенең ТАССРның 100 еллыгына багышланган махсус сайтына “Татарстан гасыры – 2” мультфильмын урнаштырды. Әлеге мультфильм республикадагы иң зур титрлы анимацион фильм булып тора.

Бүген әлеге проектны авторларына – Татарстан районнарыннан җыелган балаларга тәкъдим иттеләр.

  • Мультфильм балаларның иҗади эшләреннән - рәсемнәр һәм шигырьләрдән ясалган. Иҗади эшләр конкурс аша сайлап алынган. Конкурста 32 меңнән артык бала катнашкан. Болар 1 – 8 класс укучылары. Балалар конкурс кагыйдәләре буенча үзләре яшәгән районның мәдәни-тарихи объектлары, табигый һәйкәлләрен ясаганнар яки шигъри юллар язганнар.

Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Алга таба әлеге анимацион фильмны Вектатарстана.рф сайтыннан карап булачак. Бирегә мультфильмның 39 минутлык тулы версиясеннән тыш һәр районга багышланган өлеше ролик рәвешендә дә урнаштырылган.

Шунысы игътибарга лаек: мультфильмның титрлары да 4 минутка сузыла, һәр катнашкан баланың һәм координаторның исем фамилиясе бирелгән.

Оештыручылар әйтүенчә, монысы балаларга аеруча кызыклы, алар үз исемнәреннән скрин алып социаль челтәрләрдәге битләренә урнаштыралар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10