ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Япониянең Исикава провинциясе губернаторына килешү төзергә тәкъдим итте

8 октябрь 2018, 16:11 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Япониянең Исикава провинциясе губернаторына килешү төзергә тәкъдим итте Татарстан һәм Исикава арасында бизнес-делегацияләр алмашу Россия-Япония багланышларына яңа үсеш юнәлешләре бирергә тиеш.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Исикава провинциясе губернаторы Масанори Танимотога төбәкара килешү төзергә һәм бизнес-делегацияләрне алмашуны җайга салырга тәкъдим итте. Бу исә яңа үсеш юнәлешләре бирергә тиеш. Шуның белән Япония һәм Россиягә төбәк дәрәҗәсендә илләрнең конструктив эшлекле багланышлар төзү мөмкинлеген күрсәтеп була.

Татарстан лидеры эшлекле сәфәр белән Япониядә.

Рабочая поездка Президента РТ Р.Н.Минниханова в Канадзаву

Ул Канадзава шәһәрендә “Татарстан-Япония” бизнес-форумында катнаша. Бүген Рөстәм Миңнехановның Исикава префектурасы губернаторы Масанори Танимото белән сөйләшүе узды.

“Безнең төбәкләр бизнес-делегацияләрне алмашуны оештырып, килешү төзи алыр иде. Бу Россия-Япония багланышларына яңа үсеш юнәлешләре бирер иде дип саныйм. Без төбәк дәрәҗәсендә ничек хезмәттәшлек итәргә кирәклеген күрсәтә алыр идек”, - дип тәкъдим итте Татарстан Президенты.

Бизнес өлкәсендәге багланышларны үстерүдән тыш, яклар хезмәттәшлекнең башка перспективалы юнәлешләре: фән, мәгариф, мәдәният, туризм мәсьәләләрендә фикер алышты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10