ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда көнче ир-ат көндәшен пычак белән чәнчеп үтергән

8 октябрь 2018, 16:41

39 яшьлек ир-атның мәетен Зур Бирәзә авылында үз автомобиле янында табып алганнар.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер ир-ат көнчелектән көндәшен пычак белән чәнчеп үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Арчада яшәгән 39 яшьлек ир-атның мәетен 5 октябрьдә Зур Бирәзә авылында үз автомобиле янында табып алганнар.

Полицейскийлар әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән кешене тиз арада кулга алган. Ул моңарчы хөкемгә тартылмаган 37 яшьлек ир-ат булып чыккан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-атлар арасында көнчелек аркасында җәнҗал чыккан. Алар кеше йөрми торган урында очрашырга сүз куешкан. Кайсыдыр мизгелдә көндәшләр йодрыкларын эшкә җиккән. Әлеге җинаятьтә шикләнелүче ир-ат көндәшенә пычак белән берничә тапкыр чәнчегән. Имгәнгән ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Бу җинаятьтә шикләнелүче ир-атның гаебе расланган очракта, аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Моннан тыш, тоткарланган ир-атның бертуган абыйсының әлеге җинаятьтә катнашы бармы-юкмы икәнлеген тикшерәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10