ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Сочида диңгезгә агып киткән Татарстан кешесен коткарганнар

8 октябрь 2018, 15:11

Лениногорскидан килгән 61 яшьлек ир-атны ярдан йөз метр чамасы ераклыкта табып алганнар.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Сочида ял иткәндә, диңгез агымы алып киткән Татарстан кешесен коткарганнар. Бу хакта “Кубань ТВ” телеканалы хәбәр итә.

Кичә иртән Сочиның “Черноморье” пляжы хезмәткәре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларына диңгездә ярдан йөз метрлап ераклыкта кеше булуын хәбәр иткән. Ир-ат үзе ярга йөзеп чыга алмаган булыр иде.

Коткаручылар тиз йөрешле көймәдә ир-ат янына йөзеп килеп, аны ярга алып чыкканнар. Диңгез агымы алып киткән 61 яшьлек ир-ат Лениногорскидан килгән булган. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10