ҺАВА ТОРЫШЫ -19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Хаҗга барып кайтучылар өчен Яр Чаллыда мәҗлес җыйдылар

8 октябрь 2018, 15:47 , Фото: dumrt.ru

Хаҗга барып кайтучылар өчен Яр Чаллыда мәҗлес җыйдылар "Утыз Имәни" мәчетендәге чара өйлә намазыннан соң башланган.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). 6 октябрьдә Чаллы шәһәренең "Утыз Имәни" мәчетенә мәҗлескә хаҗга барып кайтучылар җыелды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунакларны өйлә намазына чакырганнар. Чара Коръән уку һәм дога кылу белән башланган.

"Соңрак Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хаҗ кылуның мөһимлеге, узган елларда булган авырлыклар һәм якынча шәһәребездән күпме кеше хаҗ кылганлыгы турында сөйләде. Мәҗлескә барлыгы якынча 45 кеше җыелды", диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10