ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2019 елда «Химград» технополисында Кытайның УЗИ-аппаратлары җитештерү заводы урнашачак

8 октябрь 2018, 14:01 , Фото: архив/Михаил Захаров

2019 елда «Химград» технополисында Кытайның УЗИ-аппаратлары җитештерү заводы урнашачак Кытайның SonoScape компаниясе Казанда үз офисын ачты инде, диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 2019 елның икенче яртысында Казанның «Химград» технополисы базасында SonoScape компаниясенең (Кытай) ультратавыш аппаратлары җитештерү заводы урнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Компания өч илдә эшчәнлек алып бара, аның Силикон үзәнлегендә фәнни-тикшеренү үзәге бар, дип искәртте Миңнуллина.

«Биредә алар офис ачтылар, үз кешеләрен куйдылар. Хәзер аның белән бергә «Химград»та гамәлгә ашыру өчен проект әзерлибез», - диде ул һәм зур булмаган инвестицияләр хакында сүз баруын әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10