ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чаллыда Haier сәнәгать паркы мәйданчыгында мәктәп төзеләчәк

8 октябрь 2018, 11:45 , Фото: Михаил Захаров

Чаллыда Haier сәнәгать паркы мәйданчыгында мәктәп төзеләчәк Haier индустриаль паркы территориясендә, 12 заводтан тыш, бизнес-үзәк, спорт комплексы, медицина үзәге, кибет һәм тулай торак урнашачак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Чаллыда Haier сәнәгать паркы мәйданчыгында мәктәп төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

«Мәктәп әле тиз генә ачылмаячак. Бизнес-план нигезендә, безгә иң элек һичьюгы өч заводны эшләтеп җибәрергә кирәк», - диде ул.

Haier заманча индустриаль паркы территориясендә, 12 заводтан тыш, бизнес-үзәк, спорт комплексы, медицина үзәге, кибет һәм хезмәткәрләр өчен тулай торак урнашачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10