(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 2019 елда Казанда Кытай рестораны һәм спа-үзәк ачылырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Башта шәхси инвестор медицина үзәге проектын гамәлгә ашырырга ниятләгән. Әмма шуның белән бәйле норматив проблемалар килеп чыгу аркасында спа-үзәк проектына тукталган, дип искәртте Миңнуллина.
«Инвесторларның Санкт-Петербургта рестораннары эшләп килә инде. Казанда да Кытай рестораны бар, әмма ул без теләгән дәрәҗәдә үк түгел», - диде Миңнуллина.
Кытайның шәхси инвесторы Казанда бина сатып алу буенча тендерларда катнашкан инде, әмма оттырган. Шунлыктан планнары киләсе елга күчкән, диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.