ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2019 ел ахырында Чаллыда кер юу машиналары җитештерү буенча Haier заводы ачылачак

8 октябрь 2018, 09:24 , Фото: Михаил Захаров

2019 ел ахырында Чаллыда кер юу машиналары җитештерү буенча Haier заводы ачылачак Проектка 50 миллион долларга якын инвестиция кертеләчәк, дип хәбәр итте ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 2019 ел ахырында Чаллыда кер юу машиналары җитештерү буенча Haier заводы ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Проектка 50 миллион долларга якын инвестиция кертеләчәк. Ул Кытай компаниясенең Татарстандагы икенче предприятиесе булачак. 2016 елда Автокалада суыткычлар җитештерү заводы ачылган иде.

«Haier заводының Европада филиалы бар, ул Candy брендын алды. Бүген Candy заводы Россиядә дә бар, Киров шәһәрендә урнашкан әлеге заводта шулай ук кер юу машиналары җитештерелә. Шул рәвешле, аларның Россия территориясендә кер юу машиналары җитештерү заводы эшләп килә инде. Әмма компания вәкилләре белдергәнчә, бу Татарстанның планнарына берничек тә йогынты ясамый, чөнки алар - төрле максатчан аудиториягә караган төрле брендлар. Candy заводы – Кировта, Haier исә Татарстанда кер юу машиналары эшләп чыгарачак», - дип искәртте Миңнуллина.

  • «Татар-информ» агентлыгы 2018 елның 28 маенда кер юу машиналары җитештерү буенча Haier заводына беренче таш салынуы хакында хәбәр иткән иде. Завод елына 500 мең берәмлек техника җитештерәчәк. Предприятиедә 600 эш урыны булдырылачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10