ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслимдә өлкәннәр өчен курслар эшли башлый

8 октябрь 2018, 05:00

Анда өлкән буын кешеләрен компьютер грамотасына өйрәтәчәкләр.
(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). РФ Пенсия фондының Мөслим районы буенча клиент хезмәте бүлеге Өлкәннәрне компьютер грамотасына өйрәтү максатында “Өченче буын Университеты кысаларында, өлкәннәр өчен  “Компьютер грамотасы башлангычы” курсларына тыңлаучылар җыю башлануы хакында хәбәр итә. Бу хакта район басмасы яза. 
 

Курсларга язылу өчен гаризаны Пушкин урамы 43 йорт адресы(пенсия бүлеге) буенча тапшырырга кирәк. Хәбәрләшү өчен телефон: 2-42-78. Укулар 15 октябрьдән Габдулла Тукай исемендәге мәктәп бинасында башланачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10