ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмарада күркә фермасы булачак

8 октябрь 2018, 08:00 , Фото: kukmor-rt.ru/news/avyil-huҗalyigyi/kukmarada-krk-fermasy-bulachak

Кукмарада күркә фермасы булачак Нәфыйк Мәдьяров, Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, төзекләндерү эшләренә керешкән.
(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Рәзилә Корбанова). Нәфыйк Мәдьяров, Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, төзекләндерү эшләренә керешкән, дип яза Кукмара район газетасы.
 
Кукмарада халык бер дә эшсез торырга яратмый. Гел нәрсәдер эзләнә, таба, яңалыкларны да тиз арада эләктереп калырга тырыша. Үз эшен булдырырга теләгән тырыш райондашларыбыз өчен район җитәкчелеге ташландык булып калган фермаларны үз өсләренә алып эшләү мөмкинлеге бирә. Моның өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яки район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Районда әлеге мөмкинлектән файдаланып, эш башлап җибәргән кешеләр дә бар. Шуларның берсе Нәфыйк Мәдьяров, Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, төзекләндерү эшләренә керешкән. Хуҗалар киләчәктә биредә күркә фермасы булыр, дип планлаштыралар.
 
Нәфыйк Мәдьяров - Төркәш авылы кияве. Ул үзе Яшел Үзән районының Ключи авылында яши икән. Шуңа күрә биредә эшләрне Зефир абый Хөсәенов алып бара.
"Моның чишмә башы моннан өч ел элек башланды, - диде ул. - Җирлеккә район башлыгы килгәч, ул, мондагы аяныч хәлләрне күреп, якташлар белән күрешеп, бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә кирәклеген әйтте. Шуннан соң без очрашу үткәрдек, һәм  Нәфыйк Мәдьяров биредә эшләргә теләк белдерде. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, чөнки ул, үзләрендә дә иске фермаларны алып төзекләндереп, күркә үстерү белән шөгыльләнә. Ә йомыркаларны Канададан кайтарталар. Күркә итенә сорау зур, җиткереп булмый әле, ди хуҗалар. Аларның эшләре җайга салынган: инкубатор, сугым цехлары бар, туңдыргычлар куелган. Казылык җитештерү цехларында берничә төрле продукция җитештерелә. Аларны шунда ук төрәләр. Хәзер интернет вакыты бит, заявкалар да электрон вариантта алына, продукцияне, зур машиналарга төяп, Мәскәүгә хәтле озаталар, үзләренең дә кибетләр челтәре бар".
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10