ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Удмуртиянең татар яшьләре өчен #ТелБел проекты эшли башлады

7 октябрь 2018, 16:23 , Фото: tatar-congress.org

Удмуртиянең татар яшьләре өчен #ТелБел проекты эшли башлады #ТелБел проектының максаты — грамматик кыенлыкларсыз гына, балаларны татарча аңларга, аралашырга өйрәтү.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге” яшьләр иҗтимагый оешмасы яңа #ТелБел проектын эшләтеп җибәрде. Ижевск яшьләре татар телен рәсми булмаган шартларда өйрәнәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казанга бер баруымда Николай Максимовның мастер-классына эләктем. Мине аның туган телне өйрәтү методикасы рухландырды. Без дә татар теленнән “курслар” оештыру карарын кабул иттек”, - дип сөйли “Иман” татар яшьләре берлеге” рәисе Гүзәлия Кашапова.

#ТелБел проектының максаты — грамматик кыенлыкларсыз гына, балаларны татарча аңларга, аралашырга өйрәтү. Укыту интерактив уен форматында бара. Балалар татарча сөйләячәк , аннан тәрҗемә бирелә.

  • Удмуртия Республикасы “Иман” татар яшьләре берлеге” яшьләр иҗтимагый оешмасы инде 24 ел дәвамында эшләп килә. Оешма 30лап кешедән тора.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10