ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Яндекс”ның иң яхшы театрлар исемлегенә Татарстаннан ике театр кергән

7 октябрь 2018, 13:32 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

“Яндекс”ның иң яхшы театрлар исемлегенә Татарстаннан ике театр кергән Россиянең 19 иң яхшы театры арасына “Угол” иҗат лабораториясе һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры кергән.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). “Яндекс” аналитиклары Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Казан, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрнең иң яхшы театрлар рейтингын төзегән. Татарстан театрларыннан “Угол” иҗат лабораториясе һәм Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт театры 19 театрдан торган исемлеккә кергән.

Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт театры турындагы аңлатмада: зур залда - 843, кече залда 162 урын булуы күрсәтелгән. Шулай ук Казандагы театрның Мәскәүдән 816 километр ераклыкта булуы әйтелгән.

"Тарихи театр бу. Татар телендәге спектакльләр куючы беренче театр санала. 2000нче ел башыннан Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт театрын Фәрит Бикчәнтәев җитәкли. Ул - консерватив татар театры кануннарыннан заманча алымнарга күчкән беренче режиссер буларак та билгеле шәхес.

Барлык спектакльләр рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән бирелә", диелгән театр турындагы аңлатмада.

Сүз уңаеннан, иң яхшы театрлар арасында шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры да бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10