ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнә районы Чишмәле Сап авылында эшмәкәр Өлкәннәр көненә чәй табыны уздырган

7 октябрь 2018, 22:00

Чишмәле Сапның 30 хатын-кызы һәм 13 ир кешесе бу бәйрәмдә вәгазьләр тыңлап, чәй табынында сыйланган.
(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы Чишмәле Сап авылында Өлкәннәр көнен уздырганнар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Авыл өлкәннәрен кафега җыеп, авылдашлары-эшмәкәр Раушан Миллиҗанов Өлкәннәр көне үткәргән.
 
Чишмәле Сапның 30 хатын-кызы һәм 13 ир кешесе бу бәйрәмдә вәгазьләр тыңлап, чәй табынында сыйланган.
 

"Раушан Миллиҗановның беренче генә бәйрәм үткәрүе түгел бу һәм без моңа бик куанабыз. Исән-сау эшләп, эшләре гөрләп барсын, дип теләп таралыштык", – дип хәбәр итте Чишмәле Сап авылыннан Надежда Гайнуллина.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10