ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда кичә “Лада” машинасы күпер баганасына килеп бәрелгән һәлакәтнең видеосы чыкты

7 октябрь 2018, 11:52 , Фото: Полина Шевчук

Казанда кичә “Лада” машинасы күпер баганасына килеп бәрелгән һәлакәтнең видеосы чыкты Һәлакәт кичә кич Рихард Зорге һәм Җиңү проспекты урамнары чатында булган.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). “Татар-информ” карамагында Казанда кичә кич “Лада” машинасы күпер баганасына килеп бәрелгән һәлакәтнең видеоязмасы бар.

“Татар-информ” кичә кич “Җиңү проспекты” метро станциясе янында җитди һәлакәт булуын хәбәр иткән иде. Башлангычл мәгълүматлар буенча, 15нче модельле “Лада” йөртүчесе, идарәне югалтып, зур тизлектә күпер баганасына килеп бәрелгән. Бәрелү бик көчле булгага, автомобиль юлга аркылы әйләнеп капланган һәм аның алгы өлеше нык янчелгән.

Видеоязма кадрларыннан күренгәнчә, һәлакәт урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләгән. Коткаручылар, махсус техника ярдәмендә “Лада” корпусын кисеп, зыян күрүчеләрне чыгарган.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре һәм зыян күрүчеләрнең хәле ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10