ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуда катнашты

7 октябрь 2018, 10:13 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуда катнашты    Россия делегациясе составындагы очрашу “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (STS-форум) халыкара форумы ачылыр алдыннан узды.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Россия Икътисади үсеш министры Максим Орешкинның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (STS-форум) халыкара форумы ачылыр алдыннан узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Япония ягыннан – Япония Премьер-министры киңәшчесе Эйити Хасегава, Россия ягыннан – “Роснано” ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс, Россия Президенты каршындагы Икътисади совет әгъзасы, “Эшлекле Россия” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәистәше Алексей Репик катнашты.

Яклар икътисад өлкәсендәге ике яклы мәсьәләләр, шулай ук халыкара проблемалар турында фикер алышты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10