ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәренә килде

7 октябрь 2018, 09:14 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәренә килде Эш сәфәре ике көн - 7-8 октябрьдә дәвам итәчәк.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәренә килде. Эш сәфәре кысаларында ул Япониянең Киото, Кобе, Канадзава шәһәрләрендә булачак.

  • Эш сәфәренең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумында катнашу. 2004 елның ноябрендә бу форумның беренче тантаналы утырышы Япониянең Киото шәһәрендә узган. 2018 елда 15 нче утырышы булачак.

«Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (Science and Technology in Society) форумы фән һәм техника куллану юлы белән дөньяда барлыкка килүче проблемаларны хәл итәрлек формаль булмаган нигездә ачык дискуссияләр мәйданчыгы буларак оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов «Тотрыклы үсеш» пленар сессиясендә катнашачак.

Япониягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырачак, шул исәптән Исикава префектурасы губернаторы Масанори Танимото, Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән дә очрашулар булачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук RIKEN биомедицина кластерында, Хокусё заводында (конвеер һәм сортларга аеру җайланмалары җитештерү) булырга, Татарстан-Япония эшлеке форумында катнашырга ниятли.

Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10