ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лаешта урам көнендә ветераннарга бүләкләр тапшырылды

7 октябрь 2018, 06:00 , Фото: laishevskyi.ru

Лаешта урам көнендә ветераннарга бүләкләр тапшырылды Бу йортта яшәүче ветераннарга “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

(Лаеш, 7 октябрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаешта Өлкәннәр көне алдыннан 46нчы йорт янында Лебедева урамы көне оештырылды, дип яза җирле басма. 

Килүчеләрне җәмәгать берләшмәләре эшен координацияләү буенча совет рәисе Илгизә Тимершина, “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты рәисе Наталья Лицова котлады.

Бу йортта яшәүче ветераннарга “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Йортта яшәүчеләр Урта Девятоводан килгән фольклор ансамбль чыгышын рәхәтләнеп тыңладылар. Геннадий Рожков үз шигырьләрен укыды. Лаешның башка талантлы кешеләре дә үз осталыкларын күрсәтте.

Оештыручылары – Вера Баннова һәм аның ярдәмчеләре – территориаль иҗтимагый үзидарәнең актив әгъзалары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10