ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буа урамнарында рәссамнар борынгы йортларны һәм һәйкәлләрне киндер тукымага төшерә

7 октябрь 2018, 01:00 , Фото: buinsk-tat.ru

Буа урамнарында рәссамнар борынгы йортларны һәм һәйкәлләрне киндер тукымага төшерә Бакый Урманченың тууына 121 ел тулуга багышланган чарага Казаннан, Чуашстан һәм Мари Эль республикаларыннан 8 рәссам килде.

(Буа, 7 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа урамнарында мольберт белән рәссамнар пәйда булды. Бу максаттан туган якны өйрәнү музее Чабаксар шәһәрендә яшәп иҗат итүче Васил Заһретдинов белән берлектә пленар утырыш оештырды, дип яза җирле басма.

Бакый Урманченың тууына 121 ел тулуга багышланган чарага Казаннан, Чуашстан һәм Мари Эль республикаларыннан 8 рәссам килде. Бүген алар шәһәр урамнарына таралышып, борынгы йортларны – архитектура һәйкәлләрен киндер тукымага төшерделәр. Биш көн дәвамында алар Бакый Урманченың туган авылы Күл Черкенендә, Бәбкидә, башка җирләрдә булачаклар, 1 номерлы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар белән мастер-класс үткәрәчәкләр. Соңгы көндә кайбер эшләрен музейга бүләк итәчәкләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10