(Әлки, 7 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Әлки районы Юхмачы мәктәбендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова булып китте.Үзе дә спортчы булган депутат укучыларга физик тәрбия бирүгә аеруча игътибарлы. Ул әлеге мәктәпнең спорт залын төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткән иде, укытучылар һәм укучылар аңа рәхмәт әйттеләр, дип яза җирле басма.
Ольга Ивановна бу килүендә укучыларга төрле спорт уеннары өчен туплар бүләк итте. Физкультура укытучысының тормыш шартлары белән кызыксынды ул һәм: “Укучыларны ташламагыз, алар белән җитди эшләгез, шул чакта уңыш та килер”, – диде.
Ул шулай ук спорт белән шөгыльләнүче укучыларны Казанда үткәрелә торган ярышлар карарга чакырды. Бушлай билетлар белән тәэмин итәчәкбез, - дип ышандырды депутат.
"Иң яхшыларны һәм активларны алга таба да төрле бүләкләр белән сөендереп торачакбыз”, – диде ул.