ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актанышта М.Гыйлаев турнирында 124 көрәшче егет катнашты

7 октябрь 2018, 07:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актанышта М.Гыйлаев турнирында 124 көрәшче егет катнашты Районда легендар көрәшче исемен йөрткән әлеге бәйгегә нигез 2008 елда салынган иде.

(Актаныш, 7 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 6 октябрь көнне Актаныш районы мәктәпләренең 2000 елгы һәм аннан кечерәк келәм батырлары көрәш буенча спорт остасы Марсель Гыйлаев истәлегенә оешырылган турнирга җыйналды, дип яза җирле басма.

Районда легендар көрәшче исемен йөрткән әлеге бәйгегә нигез 2008 елда салынган иде. 2015 елга кадәр ул үз батырларын булдырды. Соңгы ике елда гына Гыйлаев көрәше Актанышның спорт ярышлары календареннән югалып торды.

Ике елга сузылган тәнәфестән соң көрәшчеләрдә бәйгегә карата кызыксыну югалмады микән дигән борчу бар иде. Юкка булган. 124 көрәшче егет Марсель абый Гыйлаев исемен көрәш келәменә алып керде, Актаныш көрәшчеләре аны хәтерләрендә яңартты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10