ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Роспотребнадзор Арча педагогика көллиятендә зыянлы матдәләр тапмаган

6 октябрь 2018, 17:22

Көллият бинасында һава үрнәге анализы зыянлы матдәләрнең югары концентрациядә булуын күрсәтмәгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның Татарстан буенча белгечләре Арчаның 18 яшүсмер агуланган көллиятендә һава үрнәге анализы зыянлы матдәләрнең югары концентрациядә булуын күрсәтмәгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ведомство матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева хәбәр итте.

«Ябык бинада һавада химик матдәләр тиешле концентрациядән артмаган», - дип аңлатма бирде ул.

  • Алдан «Татар-информ» агентлыгы Арча педагогика көллиятендә 18 студентның билгесез матдә белән агулануын хәбәр иткән иде. 16 кешегә хастаханәгә салынган. Хәзер табиблар аларның хәлен тотрыклы булуын белдерә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10