ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловскида "Шома бас" бәйгесендә җиңүчегә 200 сумлык сертификат тапшырыла

6 октябрь 2018, 17:29 , Фото: tatary-urala.ru

Свердловскида Сертификатны сәхнә киемнәре тектерүгә тотарга мөмкин булачак.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Свердловск өлкәсендә татар биюләрен башкаручылар арасында “Шома бас” дип аталган өлкә бәйгесе узачак. Анда җиңүчегә сәхнә киемнәре тектерү өчен 200 мең сумлык сертификат тапшырылачак. Бу хакта "Урал татарлары" сайты хәбәр итә. 
 
Бәйгенең сайлап алу этабы 8 декабрь көнне, Гала-концерты исә 9 декабрьдә Екатеринбургта, Свердловск дәүләт өлкә халык иҗаты сараенда булачак. 
 
Татар халык бию сәнгатен таныту, сәнгатькәрләрнең осталыгын үстерү максатын куйган бәйге өлкәнең һәм Татарстанның Мәдәният министрлыклары, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырыла.
 
Чыгышлар төрле номинацияләрдә – балалар һәм өлкәннәр ансамбльләре, соло һәм дуэтлар аерым бәяләнәчәк. Иң матур чыгышлар Гала-концертта тәкъдим ителәчәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10