ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Омск татарлары "Татарча диктант Яз" акциясенә кушыла

6 октябрь 2018, 18:14

Грамоталы язуга ихтыяҗны арттыру, әдәби татар теленә кызыксыну уятуны максат иткән чара 27 октябрьгә билгеләнгән.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Омск татарлары быел да "Татарча диктант Яз" акциясенә кушылачак. Бу хакта җирле "Мәдәният" оешмасы хәбәр итә. 
 
  • Акция 2016 елдан үткәрелә. Узган ел Россиянең 20 регионы һәм 9 чит илдә яшәүче 2 меңнән артык милләттәш үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карады. 
 
Грамоталы язуга ихтыяҗны арттыру, әдәби татар теленә кызыксыну уятуны максат иткән чара быел 27 октябрьгә билгеләнгән. Анда катнашучыларга сертификатлар, ә хатасыз язучыларга исә кыйммәтле бүләкләр каралган. 
 
Акция Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университетының Каюм Насыйри исемендәге фәнни-белем бирү үзәге, Филология һәм мәдәниара багланышлар институты тарафыннан оештырыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10